Март башларында ук ничек тә вакыт табып, теплицага кар кертү мөһим. Болай эшләгәндә, теплицадагы җирнең өске катламын берничә елдан соң алыштыру зарурилыгы да юкка чыга.
Кар белән капланган түтәлләр үзләренә бик күп дым туплый. Аннан килеп, кар туфракны ашалу-ярылудан саклый, «консервант» кебек, микробиологик һәм химик процессларны акрынайта. Язын кар суы туфрак астына китә. Эсседә ул, туфракның бик вак капиллярлары аша өскә күтәрелеп, үсемлекләргә кире әйләнеп кайта.
Теплицада бер кизәнүдә бик биек кар көртләре ясап кую да дөрес түгел. Түтәлләргә карны бакчага чыккан саен 20шәр сантиметр чамасы (әмма ярты метрдан артыграк түгел) калынлыкта салу әйбәт. Болай эшләгәндә, кар тигез эри һәм бу туфрактагы микроорганизмнарга да искиткеч уңай тәэсир ясый. Биек кар көртләре исә озак эри һәм чәчү эшләрен 1–2 атнага тоткарлый.
Бакчачылар арасында теплицага кар кертү белән мәшәкатьләнергә яратмаучылар да очраштыргалый. Мондыйлар фикеренчә, поликарбонат эчендәге түтәлләргә язын, төпсез мичкәгә койган кебек, су койсаң, шул җитә. Әмма кар суын башка бернинди су белән дә алыштырып булмый. Аның тәэсирендә орлыклар тизрәк шытып чыга, үсентеләр бермә-бер яхшырак үсә. Шуңа күрә бары тик кар керткәндә генә теплицадагы түтәлләрдән мул уңыш җыеп алырга була. Кар суы тиресне алыштыра, дип әйтү тикмәгә генә түгел. Сота бакчачылар кыш дәвамында берничә тапкыр шушы эшне башкару ягын карый.
Мәгълүмат “Авыл хатыны” төркеменнән алынды.