Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
5 март 2023, 03:20

Хуҗабикәләргә шәп киңәшләр

Пешергән ризыгың тәмле килеп чыксын өчен, башыңда аш-су әзерләү белән бәйле мең дә бер серне истә тотарга кирәк.  

Безнең – хатын-кызларның ярты гомере аш-су тирәсендә кайнашып уза. «Бүген кичкә нәрсә пешерим?» дигән уй гына да кайсы көнне әллә никадәр вакытны ала. Эштән кайтып, ишекне ачып кергәч, нәрсә әзерләргә  тотынасыңны уйлап чыгаргач кына җиңел булып китә...
Пешергән ризыгың тәмле килеп чыксын өчен, башыңда аш-су әзерләү белән бәйле мең дә бер серне истә тотарга кирәк. Хәтта күбрәктер дә... Әмма андый серләр хуҗабикәләргә беркайчан да артык булмый. 

Менә тагын берничәсен тәкъдим итәбез. 
Гел кул астында булсыннар өчен саклап куегыз. 

1. Ит өчен соус әзерләгәндә... ике генә чеметем каһвә дә кушып карагыз әле. Ит һәм каһвә. Сәеррәк яңгырый, әлбәттә. Әмма нәтиҗә сез көткәннән күпкә яхшырак, дөресрәге, тәмлерәк булачак.  

2. Сөт саласы савытка бер генә чеметем тоз салыгыз: бу очракта сөтегез ачып чыкмаячак, гомумән, ул озаграк сакланачак.  

3. Ә бу киңәш – бәрәңге яратучыларга. Бүген кичкә бәрәңге изеп пешерергә җыенасызмы? Ике алманы турагыз, өстенә лимон согы сибегез һәм томалап, сыер маенда пешереп алыгыз. Ә аннан сөт белән бергә изгән бәрәңгегә кушыгыз. Бәрәңгегә бөтенләй көтелмәгән тәм керер! 

4. Балыкның свежиймы-түгелме икәнен белү өчен аны салкын су салынган савытка салып карагыз. Әгәр ул төпкә төшеп ята икән, димәк, балык, свежий – курыкмыйча ашарга була. Ә инде күптән тотылган икән – балык өскә калкачак. 

 

5. Әгәр балыкка серкә (уксус) сөртеп берничә минут тотсагыз, аны чистартырга җиңелрәк булачак. 

 6. Сөтне кайнатыр алдыннан савыт читенә сыер мае сөртсәгез, сөт кайнап ташымаячак. 

7. Итне томалап пешергәндә аңа 1-2 тамчы гына серкә (уксус) кушсаң, ит йомшаграк булып пешәчәк. 
8. Дөгене грейпфрут согында пешереп карагыз әле – тәменә шаккатарсыз. (1 стакан дөгегә ярты грейпфрут  согы кушарга кирәк.)

9. Пищевая пленканы... суыткычта саклагыз. Шулай итсәгез, ул ертылып аптыратмаячак, кулга  ябышмаячак, гомумән, аның белән нәрсәнедер төрү, чорнау күпкә җиңелрәк булачак. 

10. Йомырка тәбәсе пешергәндә сөт урынына... газлы су кушып карагыз. Менә күпереп тә күрсәтәчәк ул сезгә! 

11. Камырга кушасы шикәр комы янында түбәндәгеләрне сакларга киңәш итәбез: кардамон, дарчин (корица, таягы да ярый, төелгәне дә), лимон яки лайм кабыклары, киптерелгән бөтнек, канәфер, бадьян... Мондый исләр сеңгән шикәр комы белән әзерләнгән камыр ризыклары бөтенләй башкача тәмле булачак.

Сөембикә

Автор:
Читайте нас: