Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
20 февраль 2023, 18:40

Машина номерының төсе бетсә,буяп куярга ярыймы?

Машинаның буявы җуелган яки  начар танылган номерын үз белдегең белән буяу машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яки хәтта җинаять эше белән дә тәмамланырга мөмкин...

   ЮХХДИ идарәсендә аңлатуларынча, күп машина йөртүчеләр, теркәү билгеләрен реставрацияләүгә акча сарыф итмәс өчен, моны үзләре эшли – еш  кына кара маркер яки кара буяу белән яңарталар.

 - Машинаның буявы җуелган яки  начар танылган номерын үз белдегең белән буяу машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яки хәтта җинаять эше белән дә тәмамланырга мөмкин, - дип аңлаталар инспекторлар. -  Бу гамәл изге нияттән эшләнгән эш булса да.  Водительне  ялган номер куллануда яки аны алдан ниятләп бозуда гаепләргә мөмкиннәр. Моның өчен 5 мең сум штраф яки машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

Шул ук вакытта дәүләт номерының дубликатын ясау 400 – 1,5  мең сумга (нинди төбәк булуына карап) төшәчәк. ЮХХДИда номер алыштыру болайрак: дәүләт пошлинасы – 2 мең сум, теркәү турындагы таныклыкны алмаштыру – 500  сум. Исегезгә төшерәбез, Административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексның 12.2 маддәсе нигезендә укылмый, танылмый торган номер  өчен штраф 500 сум тәшкил итә.

Таҗиева Руфина.

Өмет

Автор:
Читайте нас: