Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
20 февраль 2023, 18:15

Кер сабыны хикмәтләре күп. Белсәгез...

Ә кер сабынын  бик күп очракларда кулланып булганын беләсезме икән?  Файдасы күп. Әйтик, менә түбәндәге очракларда.   

1. Сабын – ялкынсынуга каршы тору сәләтенә ия. Яраны сабын белән юган очракта, ул ярадан үлекне суырып ала һәм аңа тизрәк төзәлергә ярдәм итә.

2. Сезне бөҗәк-мазар тешләсә, кул астында кер сабыны бар икән, тешләгән урынны бик яхшылап сабын суы белән юыгыз – канга инфекция китмәскә булышыр.

3. Бик сирәк кенә очракларда кер сабынын гинекологиядә дә кулланырга ярый.  Гөбчәчек авыруыннан котылу өчен, хатын-кызлар кер сабыны белән юына алалар. 

4. Аяктагы сөялләр борчыймы, үкчә ярылып үзәккә үтәме? Ләгәнгә кайнар су салыгыз, шуңа кырып 60 г кер сабыны һәм 12 г сода өстәгез. Аягыгызны тыгып 30 минут утырыгыз, соңыннан аякны пемза белән ышкыгыз. Бу процедураны көн саен бер атна дәвамында кабатларга кирәк.  

5. Томау төштеме? Борын тишекләренә көн дәвамында берничә мәртәбә сабын күбеге сөртегез. 3-4 тапкыр кабатласагыз, рәхәтләнеп сулый да башларсыз. 

6. Бик күп ир-атларның кырынганнан соң, бит тиресе кызарып чыга. Кер сабыны белән юсагыз, кызару узар. 

 

7. Авыз эче бозылып интегәсезме? Белгечләр һәр кичне тешләрне чистартканнан соң, теш щеткасына кер сабыны сылап куярга һәм иртәнгегә кадәр калдырырга киңәш итә. 

8. Кер сабынының геморройны дәвалаганда да файдасы бар. Дарулар белән бергә, юыну өчен кер сабыны да кулланалар. 

9. Каяндыр аякларыгызга гөмбәчек авыруы иярттегезме? Теш щеткасын сабынлагыз да, гөмбәчек булган урыннарга сөртегез.  Аннары шул ук урыннарга йод та сөртегез. 

10. Чуан чыктымы? Башлы суганнан һәм кер сабыныннан компресс ясагыз. Моның өчен башлы суганны вак итеп турагыз һәм уып, аңа шуның кадәр үк кер сабыны кушыгыз. (50 г тирәсе кирәк булачак.) Аннары аларны, бутап, ботка хәленә китерегез һәм чуан өстенә ябып, төн буена тотыгыз.

11. Кайнар суны ялгыш түгеп пештегез һәм хәзер тән кабарып, кабарчыкланып чыгар дип борчыласызмы? Тизрәк сабынга тотыныгыз: пешкән урынны күп итеп сабынлагыз һәм кибәргә калдырыгыз.

12. Чәче тиз майланган, башы кычыткан, кавыктан ничек котылырга белмәгән кешеләргә трихологлар башны кер сабыны белән юарга киңәш итә. Әмма монда чама хисен югалтмау бик мөһим. 
Башны беренче тапкыр кер сабыны белән югач, чәч тагын да начарланган кебек тоелырга мөмкин. Әмма бу процедураны берничә тапкыр кабатлыйсыз икән, нәтиҗәләр озак көттермәс. Чәч – кер сабынына ияләшер һәм башның кычытуы кимер. 
Чәч буялган очракта игътибарлы булыгыз: бу лайфхак эшләмәскә дә мөмкин – сабындагы селтенең буяуга тәэсире бик үк әйбәт булмавы бар.   
Чәчне сабын белән ничек дөрес итеп юаргамы? Сабынны кисәге белән алып, чәчкә ышкырга ярамый. Кер сабынын кыргычта уыгыз һәм шуның өстенә су салыгыз – шушы сабынлы су белән башыгызны юыгыз. Ахырда чәчләрегезне алма селтесе кушылган су белән (1:1 микъдарда алына) чайкагыз. 

13. Кояшта пешкәнегезне сизми калдыгызмы?  Шунда ук сабын күбеге ясагыз да, кызарган урыннарга сөртегез. 

14. Кер сабынын савыт-саба юганда да кулланырга була: ул бактерияләрне үтерә, эзләр дә калмый. 

 Сөембикә

Автор:
Читайте нас: