Киңәшләр
Суган кабыгы төнәтмәсе белән чәчләрне юсаң, алар ныгый. 1:2 үлчәмендә суган кабыгы һәм суны кайнатып, 12 сәгатькә караңгы урынга куярга һәм 2-3 атна дәвамында чәчләрне шул төнәтмә белән чайкарга кирәк.
Варикозны, дерматитны дәвалар өчен суган мае кулланалар. Суган кабыгына виноград йә зәйтүн маен 1:2 өлеш кушып, 10 көн тоталар. Май әзер булгач, аякларга сылыйлар.
Суган мазе исә яраларны төзәтә, сөялләрне йомшарта, тире ялкынсынуын дәвалый. Суган кабыгын онга әйләнгәнче төяргә, 2:3 күләмендә вазелин белән бутарга, килеп чыккан катнашманы тәүлек буе салкында тотарга кирәк.
Ангина, ютәлне дәвалар өчен 3 чәй калагы суган кабыгын 300 мл кайнап торган суда 20 минут пешерергә, 8 сәгатьтән соң сөзәргә һәм шул төнәтмә белән тамакны чайкарга кирәк.
1 стакан суган кабыгын 1 литр кайнар суга кушарга, 24 сәгать төнәтергә. Сөзеп, гөл яфракларына сөртәсең – менә дигән ашлама!
Ашка кабыгын әрчеми салган суган шулпаны матур төскә кертә, файдасы да күбрәк була. Кара һәм яшел чәйләр пешергәндә, чеметеп кенә суган кабыгы салсаң, үзенчәлекле тәм бирә.