Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
27 гыйнвар 2023, 17:27

Белмәсәң бел: төчкерәсе килсә тыелырга кирәкми

 Төчкерү -рефлекс ул. Аны тыю сәламәтлек өчен зыянлы. Ни өченме? Укыгыз:

Белмәсәң бел: төчкерәсе килсә тыелырга кирәкми
Белмәсәң бел: төчкерәсе килсә тыелырга кирәкми

Төчкерү - организмның табигый реакциясе, ул тын алу юлларын аллерия китереп чыгаручы матдәләрдән, тузан, вируслар һәм бактерияләрдән саклый һәм чистарта. Шуңа күрә, төчкерү рефлексын тыю сәламәтлек өчен зыянлы. Ул отит, бүсер килеп чыгуга һәм хәтта ашказаны өзелүенә дә китерергә мөмкин (мондый очраклар да булган). Шуңа күрә, төчкерәсе килгәндә, кешеләр янында булсагыз да, оялып тормагыз, авызыгызны каплап, читкә борылып, рәхәтләнеп төчкерегез.

Ислам төчкерүне сәламәт гадәт санаганлыктан, аны тыймый, бу күренешкә каршылык күрсәтергә кушмый. Тик төчкергәч, “Әлхәмдүллиләһ” (Аллаһка барлык мактауларыбыз) дип әйтергә тиешле.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: