Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
15 гыйнвар 2023, 19:29

Гыйнвар аенда ниләр чәчергә була?

Бу айда кайбер культураларны үсенте өчен чәчә башларга вакыт.

Гыйнварда әче кузаклы борыч чәчәргә мөмкин. Әмма әле үсемлекләргә кояш нурлары җитми, аларны өстәмә яктыртырга туры киләчәк.

Әче борычны 3 өлеш черемә, 1 өлеш ком һәм аз гына агач көле кушылган туфракка чәчәргә була. Орлыкларны 1 см тирәнлеккә күмәргә, 2 чын яфрагы чыккач, аерым савытларга күчереп утыртырга.

Шулай ук гыйнвар азагында 5-6 айдан гына чәчәк ата торган пеларгония, петуния, бегония, шабо канәфере, лобелия кебек чәчәкләрне чәчәргә кирәк.

Чыганак

Автор:
Читайте нас: