Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
13 гыйнвар 2023, 10:28

Ютәлдән ничек тиз генә котылырга?

Бу очракта гади генә кәбестә яфрагы һәм бал ярдәмгә килер.

Башта кәбестә яфрагын алып, аны 1-2 минутка кайнаган суда тотабыз. Ары таба өстенә бал сөртеп, шушы яфракны күкрәк өстенә куярга кирәк.

Ютәл аеруча көчле булганда, кәбестәнең ике яфрагын файдаланырга мөмкин. Аларның берсе – күкрәккә, икенчесе аркага куела. Өстенә кысып тора торган кием кияргә кирәк булыр. Бу яфраклар тәнгә ябышып торсын өчен.

Иртәнгә кәбестә яфрагы бал белән бергә тәнгә сеңеп бетә. Шушы дәва чарасын куллансагыз, ютәлегез нинди генә көчле булмасын, берничә көн  эчендә юкка чыга.

Автор:
Читайте нас: