Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
8 гыйнвар 2023, 08:00

Йомырка кабыгы файдалы

Йомырка кабыгын ташлыйсызмы? Әгәр ташлыйсыз икән, бик зур хата эшлисез. Никме? Укыгыз.  

Иртән туркада кофе пешерә торган гадәтегез булса, кофе пешергәндә бер генә чеметем вакланган йомырка кабыгы салып карагыз әле. Кофеның тәме бермә-бер яхшырып китәчәк. Чөнки йомырка кабыгындагы кальций кофедагы кислотаны нейтральләштерә. Өстәвенә, йомырка кабыгы салгач, кофе түбе төпкә тизрәк утыра. 

Чәйнеккә юшкын утырса, төнгә эченә йомырка кабыгы тутырып, яртылаш су агызып калдырып карагыз әле. Иртән чәйнекне бик яхшылап селкетегез дә, чайкап, түгегез. Йомырка кабыгы юшкынны яхшы кубара.

Ак керләр юганда, берничә ак йомырка кабыгын ваклап, төенчеккә төйнәгез дә, машина барабанына салыгыз. Ак йомырка кабыгының агарту үзлеге бар. Керләрегез күзгә күренеп агарып китәчәк. 

 

Йомырка кабыгы гөлләр өчен дә ашлама бит ул. Моның өчен берничә йормырка кабыгын төеп, бер тәүлек суда төнәтегез. Шушы ашламаны сипкәч, гөлләрегез сезгә рәхмәт әйтәчәк. 

Киләсе җәйдә бакчада җиләкләрегезне әкәм-төкәм ашамасын дисәгез, хәзердән үк йомырка кабыгын җыя башлагыз. Язын шуларны төеп, үсемлек араларына сибеп чыксагыз, җиләкләрегезне әкәм-төкәм кимермәс. Йомырка кабыгы аларның тәненә кадала, андый җирдә йөрми алар. 

Буыннары сызлаган, сөякләре зәгыйфь кешегә йомырка кабыгы менә дигән дару да. Йомырка кабыгын яхшылап юып, эчке элпәсен кубарырга һәм киптерергә кирәк. Кипкән йомырка кабыгын кофетарткычтан порошок хәленә китереп, көнгә бер тапкыр кашык очына гына элеп кабып куйсаң, организм тиз үзләштерелә торган кальцийга туеначак. Порошокка бер тамчы лимон согы тамызсаң, тагын да яхшырак.  

Бакчагызда туфрак әче булса (бака яфрагы, кызыл клевер, үги ана яфрагы, ат кузгалагы, көтүче сумкасы күп үссә, туфракның әчелеге турында сөйли), йомырка кабыгының берсен дә әрәм итә күрмәгез. Кыш көне аларны җыеп барыгыз да, яз көне ваклап, җир казыганда сибегез. Йомырка кабыгы туфракның әчелеген киметә. 

Гөлләр күчергәндә, йомырка кабыгын дренаж итеп куллана аласыз. Арзан да, файдалы да, гел кул астында да ул. 

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: