Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
6 гыйнвар 2023, 06:00

Матур күренүнең сере бар

Гардеробыгызны яңартырга уйласагыз, бу киңәшләр бик тә ярап куяр сезгә.  

Боларны белеп тору киләчәктә дә ярдәм итәчәк. 

Киң иңсәгә – калын табан
Әгәр дә гәүдәгезнең өске ягы авыррак күренә, иңсәләрегез киң икән, тупасрак, авырарк аяк киеме визуаль яктан моны тигезли. Мәсәлән, калын итеп бәйләнгән свитер, киң җиңле блузка, киң иңсәле пиджак, салынып торган кофталар, күпереп торган пуховиклар белән кию өчен ботинка, лофер, итекләрнең тарктор табанлысын алу отышлырак. Туфли яки батильон икән, аның да калын табанлысын сайлагыз. Ас белән өсне тигезләү өчен, аяк киемен күләмлерәк итеп күрсәтә торган төсләргә өстенлек бирегез.

Юка блузкага – нәфис туфли
Гәүдәгезгә ятып тора торган юка блузкалар белән юка табанлы аяк киемнәре матуррак күренә. Өске ягыгыз – нәфис, ә аякларыгызда авыр ботинкалар булса, мондый образ минотаврны хәтерләтәчәк. 
Әйтик, билегезгә үлчәп тегелгән жакет, сыланып торган водолазка, юка гына джемпер, нәфис тренч, ефәк блузкалар белән аяк табанының силуэтын кабатлаучы лодочка-туфли, гадәти лофер, юка табанлы нәфис ботинка яки итекләр килешә. 

 

Күләмне тигезлибез
Хәзер оверсайз киемнәр (ягъни иркен) модада. Алар, билгеле, күләмле. Теләсә кайсы оверсайз киемне силуэтны кабатлаучы берәр предмет белән тигезләргә кирәк. Мәсәлән, киң пуловер белән киң итәк кисәгез, бу матрешканы хәтерләтәчәк. Киң пуловер белән тар чалбар яки карандаш итәк матуррак була. Ә авыр, киң итәк белән гәүдәгә ятып торган юка блузка яки юка свитер отышлырак. Аяк киемен исә беренче пунктка карап сайлыйсыз. 

Иңбаш=янбаш
Сайлаган образыгызда иңбашы белән янбашы тигез булсын. Әйтик, иңбашларыгыз киң, ә янбашыгыз тар икән, чалбар ярдәмендә янбашына җитмәгән күләмне өстибез. Киресенчә дә була ала – янбашы киң икән, җиңнәр белән иңбашын бераз киңәйтәбез.

Аяклар гәүдәдән озын булсын
Өске як кыска (билгә кадәр генә төшеп тора) яки киресенчә, өске яктагы кием янбашына кадәр төшеп тора икән, аякларны биек үкчә яки тракторлы табан белән «озынайтырга» кирәк. 

Лилия Гәрәева.

Чыганак

Автор:
Читайте нас: