Баш авырта башласа, аз-азлап кына йотып, ике стакан җылы су эчеп куярга кирәк. Су кайнар дип әйтерлек җылы булырга тиеш. Бу ничек ярдәм итәме? Безнең баш мие тулысынча диярлек судан һәм майдан тора. Ул су кытлыгына аеруча сизгер. Җылы су организмда бик тиз үзләштерелә, баш мие үзенә җитәрлек суны алгач, авырту басыла.
Баш авыртуын дарусыз гына басарга ярдәм итүче тагын бер сыналган ысул – маңгайны баш яулыгы белән кысып бәйләп кую. Бик каты кысарга кирәкми, ләкин башка бераз басым булырга тиеш. Гадәттә, 10 минуттан баш авыртуы сизелерлек басыла.
Әгәр дә өегездә яран гөле булса, аның яфраклары да баш авыртуын баса ала. Берничә яфракны кул белән уып йомшартырга һәм ике чигәгә куеп, яулык белән кысып бәйләргә кирәк. Яран гөлендә кан тамырларының спазмнарын киметүче матдәләр бар. Аның авыртуны басуы да шуның белән аңлатыла.
Менә бу төнәтмә дә баш авыртуыннан булыша. Тигез күләмдә кипкән чабыр, бөтнек, каен яфрагын алып, барысын да ваклагыз һәм катнаштырыгыз. Шушы катнашманы 1 аш кашыгы алып, 1 стакан кайнар су белән төнәтегез һәм чәй кебек эчегез. Әлбәттә, үләннәргә аллергия булу-булмавына игътибар итегез.
Кавакыт баш муен арыганнан да авырта. Бармакларыгыз белән баш тиресенә җиңелчә генә массаж ясап карагыз. Бигрәк тә муенның баш сөяге белән тоташкан урынын ышкыгыз. Ул урынны ялганчы чокыры дип тә атыйлар әле.
Караңгы, салкынча бүлмәдә ятып тору да баш авыртуын баса ала. Талгын гына салмак музыка куярга була. Башыгыз стресс аркасында авыртса, хәтта шушы гади генә ысул да ярдәм итә ала.