Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
10 декабрь 2022, 20:01

Каз маеның файдасы турында беләсезме?

Авылларда гөрләп каз өмәләре үтте.  Каз мае салкын вакытта җылытып, тән тиресенең торышын яхшыртып кына калмый, ә авыр чирләрдән котылырга да ярдәм итә икән.

Бронхит.
Озакка сузылган ютәлдән котылу өчен, каз маен кыргычтан чыгарылган суган белән бутарга һәм ашар алдыннан бер аш кашыгы кабул итәргә. Шушы ук катнашманы төнгә күкрәк өлешенә сөртергә була. Нәтиҗәсе өч көннән үк күренәчәк.

Туберкулез.
Әлеге чирдән арыну өчен, эретелгән каз маена алоэ согы, какао, вакланган эрбет чикләвеге кушып болгатырга һәм парда җылытырга кирәк. Көнгә дүрт тапкыр, сөт белән бер кашык әлеге катнашманы кабул итәргә кирәк. Уңай үзгәрешләр бер атнадан соң күренәчәк.

Үпкә ялкынсынуы.
Эретелгән каз мае һәм сарымсактан ясалган катнашманы җылыталар һәм пергаментка сөртәләр. Кәгазьне күкрәккә куялар, өстеннән җылы шарф ябалар һәм төнгә шулай калдыралар. Бер атналык курстан соң уңай нәтиҗә күренергә тиеш.

Өшү.
Тәннең өшегән өлешләрен каз мае белән сөрткәнче, җылы су белән тиренең сизгерлек сәләтен кайтарырга кирәк. Чәнчү беткәннән соң, аяк-кулларга массаж хәрәкәтләре белән каз мае сөртәләр. Җылы кием кияргә яки җылы шарф белән уранырга кирәк.

Экзема.
Тире проблемаларыннан котылырга каз һәм пихта маеннан ясалган мазь (2:1) ярдәм итәр. Тиренең зарарланган урыннарына көнгә берничә мәртәбә сөртергә кирәк. Дәвалау курсы - 20 көн, бу вакытта тиредәге җәрәхәтләр төзәлә.

Ревматизм.
Арка авыртканда мунчада, арканы каз мае белән ышку ярдәм итә. Тән җылыну нәтиҗәсендә ярдәме бермә-бер артачак. Процедурадан соң җылы урында төренеп ятарга кирәк. Берничә сенастан соң ревматизм узарга тиеш.

Мускулларда авыртулар.
Тәндә авыртулар борчымасын өчен, авырту булган урыннарга май, бал һәм спирт төнәтмәсе белән массаж ясыйлар. Әлеге катнашманы куллану тиредәге тозларны чыгарырга, кан әйләнешен яхшырта, капиллярларны ныгыта

Ютәлдән.
Ютәл вакытында, үпкә һәм бронхлар авырулары вакытында махсус төнәтмә ясыйлар.
Кирәкле ингредиентлар:
бал - 100 г,
эретелгән каз мае - 100 г, аракы - 100 мл.
Барысын бер савытта бутарга һәм бер атнага караңгы урынга куярга кирәк. Әзер төнәтмәне ютәл беткәнче, һәр көнне бер аш кашыгы эчәләр. Даруны суыткычта саклыйлар.
Сироп эчүне күкрәккә мазь сөртү белән дә аралаштырып була. Моның өчен балавыз һәм каз маеннан мазь әзерләргә кирәк. Компонентлар 4:1 исәбеннән алына. Балавызны эретеп каз мае белән берләштерәләр. Катнашманы, йөрәк өлешенә тимичә генә, күкрәккә сөртәләр. Мамык шәл яки җылы шарф урарга кирәк.

Буыннар өчен.
Буыннар авыртуын махсус мазь ярдәмендә дәваларга мөмкин.
Ингредиентлар:
каз мае - 50 г,
камфора мае - 10 тамчы. Әзерләү: каз маен парда эретергә һәм камфора маен кушарга. Буыннарга һәркөн төнгә каршы әзер катнашманы сөртергә. Уңай нәтиҗәләр ун көннән соң беленәчәк. Мазьне суыткычта саклыйлар.

Тән пешкән вакытта.
Каз маен яра төзәлгән вакытта гына кулланырга киңәш ителә.
Мазь әзерләнү өчен 100 - грамм каз мае, бер аш кашыгы сырганак мае кирәк. Катнашманы җәрәхәтләнгән урынга иртән һәм кич сөртәләр, өстен бәйләвеч белән каплап куялар. Процедураны яра тулысынча төзәлеп беткәнче эшлиләр.

Аналыктагы авырулар
(эрозия).
Эретелгән каз мае һәм тырнак гөл төнәтмәсе белән универсаль сыекча ясыйлар. Ун көн дәвамында шушы төнәтмәдә чылатылган тампонны, төнгә аналык җиңсәсенә куеп калдыралар. Ун көн саен аралаштырып, рәттән өч курс эшләргә кирәк. Бу вакыт эчендә яра төзәлә.

Мәгълүмат  "Подслушано татарлар" төркеменнән алынды.

 

Автор:
Читайте нас: