Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
1 ноябрь 2022, 19:01

Ютәлдән ничек тиз котылырга?

 Суыклар башланды. Тиздән ютәл күпләрне интектерә башлый. Аңардан котылу өчен ышанычлы бер рецепт тәкъдим итәбез. 

Ютәлдән дәвалану өчен 500 грамм суганны чистартып, вак итеп турарга кирәк. Шуңа 400 грамм шикәр кушып болгатабыз. Аннары катнашманы 1 литр суга салып 3 сәгать буена талгын утта кайнатабыз. Соңыннан плитәдән алып, бүлмә температурасына кадәр суытабыз. Шуннан соң кайнатмага 50 грамм бал салып эретәбез.

Әлеге кайнатманы аш алдыннан эчәргә кирәк. Балаларга – 4-6 бал калагы, өлкәннәргә 4-6 аш кашыгы бирелә.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: