Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
23 октябрь 2022, 18:03

Кишердән салат

Кишерләрнең саклый торганын – сакларга, туңдыра торганын туңдыргычка салдык. Ә ваклары белән нәрсә эшләргә соң? Алардан менә дигән тәмле салат эшләргә була.

Салат өчен 2 кг кишерне терка аша үткәреп, 100 гр вакланган сарымсак, 300 гр “полоска” итеп туралган болгар борычы кирәк булыр.

Кәстрүлгә салынган яшелчәләргә 150 гр шикәр, 400 гр томат пастасы, 250 гр үсемлек мае, калак очында гына вакланган кара борыч һәм 2 аш калагы тоз кушабыз.

Ары таба барысын бергә кайнатып чыгаргач, талгын утта  тагын 40 минут тотабыз. Сүндерер алдыннан 100 грамм уксус салабыз да стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Туклыклы салатыбыз әзер!

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: