Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
13 октябрь 2022, 15:48

Көлнең файдасы турында беләсезме?

Халык медицинасында, сирень белән чыршының көленнән башка, бөтен агачларның да көле дәвалауга сәләтле.

Халык медицинасында, сирень белән чыршының көленнән башка, бөтен агачларның да көле дәвалауга сәләтле. Анемия, хәлсезлек, депрессиядән миләш көле ярдәм итәр. Бер стакан суга 2 аш кашыгы көл салып болгатыгыз. Иртән ач карынга эчү фарыз. Уналты көн буе эчәргә кирәк.

Имән көле күз эчендәге, баш сөяге эчендәге һәм артериаль басымны тигезли. Бер литр кайнаган суга 4 аш кашыгы көл салып, бер тәүлек тотарга. Марля аша сөзгәннән соң, ашарга ярты сәгать кала өч тапкыр өчәр аш кашыгы эчәргә кирәк. Дәвалану курсы – 14 көн. Биш көн тукталып торганнан соң тагын бер тапкыр кабатларга.

Ә менә усак көле аналык юлларына, сидек куыгына суык тигәндә, юан эчәк ялкынсынганда менә дигән дәвалау чарасы булып тора. Бер литр кайнаган суга 4 аш кашыгы усак көле салып караңгы урынга куеп ун көн буе төнәтергә. Ашаганнан соң бер сәгать үткәч сигез чәй калагы төнәтмәне көненә өч тапкыр эчәргә. Дәвалану курсы – унбер көн. Аннары дәвалануны 22 көнгә туктатып торырга. Аннары тагын унбер көн эчәргә. Дәвалану вакытында ачы, тозлы ризыклар ашамаска тәкъдим ителә.
Вазелин белән бермә-бер кушып ясалган катнашма экземадан җәфаланучыларга да файдалы бер 
дару булачак.
Күмер көле тимрәүдән дәваланырга булышыр. Тимрәү чыккан урынны тәүдә сарымсак белән ышкырга, аннары берничә минут дәвамында әрекмән тамыры суты кушылган күмер көле белән.
Күмер көле тешләрегезне чистарту өчен дә менә дигән ярдәмчегез булыр. Аның белән даими файдалансагыз, кариес дигән афәттән котылырсыз. Минераль матдәләр тешләрегезне бозылудан саклар.

Каенның бөтен өлеше дә – яфраклары да, бөреләре дә, кайрысы да, кәүсәсендә үскән төрле оры-морылары да, көле дә файдалы. Ул сары авыруы белән авырган һәм бавыры авырткан кешеләргә нык ярдәм итә. Ярты аш кашыгы каен күмере көле, ярты аш кашыгы шикәр комын бер стакан сөткә салып болгатырга һәм иртән дә, кичтән дә эчәргә кирәк.

Яман шеш (рак) чиренә дучар булган авыруларны дәвалаганда халык медицинасы шулай ул каенга мөрәҗәгать итә.Бер кочак каен утынын мичтә яндырганнан соң, иң өстәге көмешсыман көлен агач кашык белән аласың да биш өлешкә өлеш бәрабәренә чишмә суына саласың һәм талгын утка куясың. Савыт я балчыктан эшләнгән, я эмаль булырга тиеш. Ун минут кайнатканнан соң, сөзеп, шешәләргә тутыралар, әйбәтләп ябып, салкын урынга куялар.Ашказанында яман шеш булганда
шушы каен селтесен 50 мл (якынча сигез чәй калагы) сөткә яки җимеш сутына салып, көненә өч тапкыр ашар алдыннан эчәргә. Тәме чыдарлык түгел инде түгеллеккә, әмма яман шешнең үсүен мотлак туктатачак. Бу очракта ит ашамыйча, яшелчә-җимеш белән тукланырга кирәк. Әфлисунны күпләп ашарга, сөт ризыкларына өстенлек бирергә кирәк булыр

Тәнегездә трофик җәрәхәт булганда бер килограмм каен көлен ун литр кайнаган суга салып, өстен җылы әйбер белән каплап төнәтергә кирәк. Төнәтмә яңа сауган сөт җылылыгы дәрәҗәсенә җитеп суына төшкәч, җәрәхәтләрегезгә компресс куегыз. Компресслардан соң җәрәхәтләрне пәйгамбәр тырнагы чәчкәсе төнәтмәсе (бер стакан суга 40 тамчы) белән юыгыз. Аннары авыру урынны әйбәтләп бәйләгез. Мондый процедураларны көненә ике тапкыр эшләргә кирәк.

 

Чыганак: "Авыл хатыны" төркеме. 

Автор:
Читайте нас: