Файдалы киңәшләр
8 октябрь 2022, 08:35

Гөмбә маринадлау (опята, грузди)

Ландыш Фәрхетдинова (Азнакай) тәкъдим иткән рецепт буенчаэшләп карагыз әле.

Чистартылган, юылган гөмбәгә су салып, пешерергә куярга. Кайнап чыкканда, өстеннән күбеген җыеп алырга. 20 - 30 мин. пешерергә. Гөмбәне сөзәргә, салкын су белән чайкатырга, үлчәргә. 3 кг пешкән гөмбәгә 3 аш калагы нык тутырып тоз (мин тагын ярты калак тоз өстим) салып, тагын 30 мин. пешерергә. Сүндерер алдыннан укроп, тмин орлыгы, эрерәк турап, 5-6 теш сарымсак, бер 10 штук түгәрәк кара борыч, 3-4 лавр яфрагы (банкага лаврны салмыйм, алып ташлыйм), 1 рюмка 9 % лы уксус салып, бер 3 минут кайнатырга. Стерильләштерелгән банкаларга суы белән бергә салырга, стер.калай капкач белән ябарга. Банкаларны әйләндереп куярга, төрмичә генә суытырга.Капрон капкач белән дә ябарга мөмкин.Тозы артыграк һәм сулырак булса,капрон капкач белән дә әйбәт саклана. Тозлырак булса, ашар алдыннан суын сөзеп, салкын су белән чайкатып, сарымсак, суганны вак кына турап, көнб мае кушып ашарга була, тозы нормальләшә. Гөмбәләрегез тәмле булсын!

Автор:Рима Валиева
Читайте нас