Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
2 сентябрь 2022, 10:21

Кышкылыкка тәмле "Глобус" салаты

Салатны эшләгән вакытта төп таләп -  яшелчәләр катламнарын бутамыйбыз. 

Салат өчен кирәк булачак:

2 килограмм помидор,

1 килограмм баклажан,

1 килограмм татлы борыч,

яртышар килограмм суган һәм кишер.

Тәмләткечләрдән:

1 аш кашыгы шикәр комы,

200 грамм үсемлек мае,

100 грамм 6 процентлы аш серкәсе кирәк булыр.

Помидорларны — зур булмаган кисәкләргә, баклажан, суган һәм кишерне эрерәк кисәкләргә турыйбыз. Казанга башта кишер белән суганны, аннары баклажанны, ә иң өскә помидор кисәкләрен тезәбез. Алар өстенә барлык тәмләткечләрне салабыз, тик аларны бутамыйбыз. Шулай, казанның капкачын каплап, кайнатып чыгарабыз һәм талгын утта 35-40 минут пешерәбез.

Стерильләштерелгән банкаларга тутырыр алдыннан гына салатка аш серкәсе кушып җибәрәбез. Баклажанны алдан тозлы суда тотсагыз, салатка ачысы чыкмас.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: