Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
30 август 2022, 14:26

Балтачлылар, ә сез кишерне ничек саклыйсыз?

Кишерне түтәлендә килеш саклау ысулы да бар икән. Ишеткәнегез бармы андый ысулны?

Кишерне түтәлендә килеш саклау ысулын тәкъдим итәбез. 

Әйе, бу ысул сәер кебек тоела. Тик бу ысулны да күпләр нәтиҗәле диләр. 
Кишернең бер өлешен көздән казымый, түтәлендә калдырырга була икән. Көздән аның сабакларын кисеп, өстенә калын гына итеп коелган яфраклар, пычкы чүбе яисә ылыс түшәргә кирәк булачак. Бу кишер өшемәсен өчен эшләнә дә инде. Язга чыгып, җирләр кипкәч, кишерне казып алырга була – ә ул баллы, сусыл, көз көне түтәлдән генә казып алган кебек була диләр. Бу ысулның бер минусы бар – кайчак түтәлдәге кишерне кемнәрдер кимергән була. 

Әлеге ысулны да тикшереп карыйк!

 

Автор:
Читайте нас: