Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
27 август 2022, 17:38

Кыяр орлыгын үзегез әзерлисезме?

Кыяр орлыгын ничек алырга һәм сакларга?

Соңгы вакытта кыярның гибрид (F1) сортларын утырталар. Гибрид 2-3 сортны ясалма серкәләндерү нәтиҗәсендә ясала. Бу орлыкның яхшы сыйфаты беренче буында гына саклана, шуңа гибридларның орлыгын алырга ярамый.

Орлыкка бернинди тапсыз гибрид булмаган сәламәт кыярны калдыралар. Кыярны куе көрән төскә кереп челтәрләнгәнче түтәлдә тотарга кирәк. Орлыклык кыярны сабакта йомшарганчы тотарга ярамый, югыйсә аның сыйфаты начарлана. Кыярны бер атна +20 градуслы коры урынга куеп өлгертеп бетерәләр. Урталай бүлеп, орлыгын алалар да, пыяла яки керамик савытка салып, өстенә су агызалар. Өлгереп җитмәгән зәгыйфь орлыклар өскә йөзеп чыга, аларын ташларга кирәк. Аннан суын саркатып, орлыкларны таратып киптерергә кирәк.

Әзер орлыкны чүпрәк капчыкта саклыйлар.

Кыяр орлыгы 6-7 ел саклана. Шулай да 3-4 елдан аның сыйфаты начарлана башлый. 

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: