Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
24 август 2022, 22:10

Бәрәңгене ничек дөрес итеп сакларга?

Әле августның ахыры гына булса да, күпләр инде “котырып” бәрәңге алырга тотынды.

Алуга ук бәрәңгене базга төшерү - иң зур хата

Бәрәңгене алуга ук базга төшерергә һичшиксез ярамый. Аны берәр складта яки абзарда  тотып алырга кирәк, бигрәк тә җыйган вакытта дымлы булса. Астына салам яки башка дым сеңдерә, һаваны яхшы үткәрә торган берәр нәрсә җәергә кирәк. Аның өстенә бәрәңге салырга, ләкин катлам зур булмасын, якынча 20-50 см. Әлеге бинада тәрәзәләр, ярыклар булса, бәрәңге яшәрмәс өчен җиңелчә генә салам белән каплап куярга мөмкин.

Әгәр дә бәрәңгене казыганнан соң шунда ук орлыкка, ашарга дигәнен аерырга мөмкинлек булса, орлыкка дигәннәрен урамда калдырсаң, яхшы. Төнгелеккә яки яңгыр яуган очракта гына каплап калдырсагыз була. Урамда алар әйбәтрәк кибә, яшәрә һәм язга кадәр күпкә яхшырак сакланачак.

Актив җилләтү булмаган очракта, бәрәңгеләрне җир өстендә, мәсәлән, ниндидер келәттә бер айга якын сакларга мөмкин. Билгеле, суыклар вакытында аны берәр нәрсә белән катлап, күзәтеп торырга кирәк. Бәрәңге сулый, үзен үзе җылытып тора, тышта суык булганда бәрәңге үзен 5-10 градуска кадәр җылыта ала.

Саклар алдыннан әзерлек

Базга төшерер алдыннан бәрәңгене әйбәтләп киптерү һәм начарларыннан аеру мөхим. Бәрәңгене алуга ук түгел, ә берәр ай келәттә киптергән соң араларга кирәк. Казып алган вакытта фитофторозлы бәрәңгеләрдә кечкенә бер тап кына булырга мөмкин, аны күреп алу кыен. Бер ай вакыттан соң авыру фитофтороз инде күренеп торачак. Шунда ук аралап куйсаң, базда инде черү булмаячак.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: