Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
16 август 2022, 10:27

Кышкылыкка борчак

Яшел борчакны маринадлау рецептын тәкъдим итәбез.  

1,5 литр яшел борчак өчен маринад: 1 литр су, 1 аш кашыгы тоз, 1 бал калагы өеп шикәр комы, 1 бал калагы аш серкәсе. 

Борчакларны чистартырга, кәстрүлгә су салып, борчакны 3-5 минут пешереп алырга. Шул арада маринад ясарга, пешкэн борчакның суын агызырга кирәк.

Борчакны стерильләштерелгән банкага тутырырга, яңа гына кайнап чыккан маринад һәм 1 бал калагы аш серкәсе салып, тимер капкач белән капларга кирәк. 

Банкаларны әйләндереп суынганчыга кадәр төреп куярга. 

 

Чыганак 

Автор:
Читайте нас: