Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
11 август 2022, 09:45

Кышкылыкка тәмле борщ

Тиз генә аш өлгертергә кирәк булганда, бик шәп булачак ул. 

Кирәк булачак:
1 кг чөгендер,
3 кг кәбестә,
2 кг кызыл помидор,
1 кг кишер,
1 кг суган,
бераз петрушка,
200 грамм көнбагыш мае,
2 аш кашыгы тоз,
1 аш кашыгы шикәр комы,
2 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.

Чөгендерне озынча итеп юка гына, суганны – ярым боҗралап, помидорны – зуррак өлешләргә, петрушканы ваклап турыйбыз.
Тирән эчле табага май салып, суганны бераз кыздырып алабыз. Кишер өстәп, тагын бераз кыздырабыз. Аннан калган барлык ингредиентларны салып, яшелчәнең үз суында берәр сәгать чамасы пешерәбез (чөгендерне кабып карагыз – пешкән булса, борщ әзер дигән сүз). Сүндерер алдыннан аш серкәсе өстибез. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып куябыз. Кыш көне борщ пешерү өчен тәмле катнашма әзер!

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: