Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
8 август 2022, 10:34

Кара карлыганнан кайнатма

Карлыганнан кайнатма ясау буенча һәр хуҗабикәнең үз сере бар.

Моның өчен яңа җыеп алынган 4 килограмм карлыган, 6 килограмм шикәр комы, 6 стакан кайнаган су кирәк.

Кайнатма савытына 6 стакан су салабыз, ул кайнап чыгуга шуңа 3 килограмм шикәр комын кушып, болгата-болгата 3 минут кайнатабыз. Сиропка әзерләп куйган 4 килограмм карлыганны кушабыз, ул кайнап чыккач, тагын 15 минут чамасы талгын утта кайнатабыз. Газны сүндергәч, кайнатмага калган 3 килограмм шикәр комын өстәп, ул эреп беткәнче бутыйбыз.

Кайнатманы суытып, банкаларга тутырыр алдыннан янә җылытып алырга кирәк. Кышкылыкка банкаларга ябып куярга да була, суыткычта да яхшы саклана.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: