Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
4 август 2022, 10:05

Кышкылыкка тәмле салат

Кыярны тозлап-маринадлап куйдык инде. Ә шулай да эресе күп әле... Түгеп әрәм итәсе килми бит. Нәкъ шундыйлардан кышкылыкка тәмле салат ясарга була. Ул пицца ясаганда да бик килешәчәк әле.

Салат ясау өчен 3 килограмм кыяр, 1 килограмм суган, 4-5 тырнак сарымсак, яшел укроп, 2 аш кашыгы тоз, ярты стакан шикәр комы, ярты стакан көнбагыш мае, ярты стакан аш серкәсе алына.

Кыярларны юып, ярым түгәрәк итеп турагыз. Өстенә яшел укроп турап салыгыз һәм барлык тәмләткечләрне кушып, яхшылап бутагыз. Хәзер өстен каплап, 2-3 сәгатькә алып куегыз. Аннары утка куеп, кайнап чыкканнан соң, 20 минут пешерергә һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач белән ябарга кирәк. Кайнар банкаларны бер тәүлек төреп тотыгыз.

Бу салат икенче ашлар янына да, пицца ясарга да шәп булачак.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: