Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
2 август 2022, 10:33

«Изабелла» салаты

Салатлар төрле була. Иң тәмлесен ясагач белерсез.

Кирәк: ысланган тавык, пешкән йомырка, шампиньон, суган, тозлы кыяр, корейча эшләнгән кишер, майонез, көнбагыш мае.

Ясау:

1нче кат итне турарга.

2нче кат майда кыздырылган гөмбә.

3нче кат туралган суган.

4нче кат вак итеп туралган йомырка.

5нче кат шакмаклап туралган кыяр.

6нчы кат кишер.

Һәр катны майонез белән сөртергә.

Радим Гыйләҗев фотосы.

«Изабелла» салаты
«Изабелла» салаты
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: