Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
30 июль 2022, 22:40

Томат пастасын ясыйбыз

Бернинди химиясез ясалган томат пастасы рецептын тәкъдим итәбез.

КИРӘК БУЛАЧАК:

3 килограмм помидор;

600 грамм алма;

2-3 баш эре суган;

4-5 тырнак сарымсак;

шикәр комы, тоз, борыч, лавр яфрагы, укроп орлыклары һәм сабаклары, алма серкәсе.

ӘЗЕРЛӘҮ ТӘРТИБЕ:

Помидор, алма, суган, сарымсакны эре итеп турап, барысын бергә кайнатырга куябыз. 2 аш кашыгы шикәр комы, 1,5 аш кашыгы тоз, тәменчә борыч, лавр яфрагы, укроп өстәп, 1 сәгать буена кайнатабыз. Үзегез теләгән башка тәмләткечләрне дә өстәргә мөмкин. Әзер массаны, бераз суынгач, вак тишекле иләк аша төеп чыгарабыз. Шуңа 50-70 миллилитр алма серкәсе салып, масса өчтән бер өлешкә кимегәнче кайнатабыз. Соңыннан стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз да, тимер капкачлар белән ябып куябыз. Бик куе һәм матур төстә килеп чыга.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: