Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
28 июль 2022, 12:08

Ковер, паласларны чистарттыгызмы әле?

Хәзер ковер чистарту чаралары сизелерлек кыйбат тора икән. Шуңа күрә аны үзең ясау отышлырак булыр.  

Ковер, паласларны чистарттыгызмы әле?
Ковер, паласларны чистарттыгызмы әле?

Арзанлы булудан тыш, аның составында әллә ничә төрле химия чаралары юк. Ә иң мөһиме - ул бик яхшы чистарта.

1) Уртача размерлы савыты булган распылитель кирәк.

2) Шуңа 1 аш кашыгы сода салына.

3) 1/3 стакан уксус өстәлә.

4) Эссе (кайнар түгел) суны савытның кырыена 5 см тутырмыйча салына.

5) 1 аш кашыгы кер юу порошогы өстәлә.

Бу сыеклыкны ковердагы тапларга сиптереп әзерәк көтегез, соңыдан чистартырга да була. Бик җиңел чистара!

 

Чыганак

Фото

 

Автор:
Читайте нас в