Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
25 июль 2022, 13:47

Колмак та халык медицинасында киң файдаланыла икән

Аны элек-электән нервылар системасы какшаганда, невроздан, йокысызлыктан, гастрит, бәвел юлы, бөер чирләреннән, шулай ук йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыту өчен кулланалар. 

Колмакны элек-электән нервылар системасы какшаганда, невроздан, йокысызлыктан, гастрит, бәвел юлы, бөер чирләреннән, шулай ук йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыту өчен кулланалар. Баш авырулары йончытканда, үпкә туберкулезы булганда, матдәләр алмашынуы бозылганда, кизү мәлендә дә файдалы.

Йокысызлык җәфалаганда колмактан мендәр эшлиләр. Бу шулай ук баш авыртуын баса.

Кан тамырлары киңәйгәндә. Ике калак колмак тубырчыгын 0,5 литр кайнар суга салып, су буында 15 минут тотарга, аннан соң 30-40 минут төнәтергә. Көненә өч тапкыр ашардан ярты сәгать алда ярты стакан эчәргә.

Астения, климакс, цистит. Ике балкашыгы үләнгә (яңа тубырчыклар булса, тагы да яхшырак) бер стакан су коеп, 30-40 минут җылы урынга төнәтергә куярга. Көненә өч тапкыр ашардан ярты сәгать алда 1/3 стакан эчәргә.

Аллергия. Бер калак тубырчыкка бер стакан су коеп, кайнар су буында 15 минут тотарга. Суытырга, сөзәргә. Көненә өч тапкыр ашар алдыннан стаканның 4/1 өлешен эчәргә. Шул ук төнәтмәне тәннең чабыртып чыккан җирләренә сөртергә була.

Холецистит. Ике калак тубырчыкка стакан ярым кайнар су коярга, капкач белән ябарга һәм өч сәгать төнәтергә. Көненә дүрт тапкыр берәр стакан эчәргә.

Ашказаны, бавыр яман шеше. Пешеп җитмәгән бер калак тубырчыкка бер стакан кайнар су коярга, сүрән утта пешекләргә. Көненә өч тапкыр ашар алдыннан бер калак кабул итәргә.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: