Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
24 июль 2022, 21:48

Эсседә кан басымы күтәрелсә кыяр ярдәмгә килер

Кыяр сутыннан ясалган эчемлек гипертониядән җәфа чигүче кешеләрдә артериаль кан басымын нормальләштерүгә ярдәм итә.

Кыяр сутыннан ясалган эчемлек гипертониядән җәфа чигүче кешеләрдә артериаль кан басымын нормальләштерүгә ярдәм итә.
Әгәр кыяр сутын минераль су белән яртылаш кушсак, бөтнек һәм әфлисун өстәсәк, салкынча лимонад килеп чыга. Эсседә шул рәвешле кан басымын киметергә һәм үзеңне яхшырак хис итәргә мөмкин.

Әмма кибетләрдә сатыла торган яшелчәләрдә кайчагында файдалы гына түгел, сәламәтлек өчен зарарлы матдәләр дә була.Шуңа да сатып алынган кыярны кабыгыннан чистартырга кирәк.
Ашлама составына кергән нитратлар һәм химик матдәләр нәкъ менә шунда туплана. Кабыгыннан чистарткач, чиста, сыйфатлы яшелчә кала.

Химикатлар кулланмыйча үстерелгән кыяр файда гына китерәчәк,
Яңа гына түтәлдән өзеп алган кыяр иң файдалысы булачак, чөнки без утыртканда нинди ашламалар куллануыбызны һәм бернинди химия булмавын төгәл беләбез.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: