Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
23 июль 2022, 22:15

Бәрәңге согының файдасы турында белә идегезме?

Гастрит вакытында бәрәңге согын...

Бәрәңге согында иммунитетны яхшырта торган С витамины бар.
+++
Икегә аерылган юка чәчләрне шулай ук бәрәңге согы белән дәвалыйлар. Аны чәч төбенә сылап 20 минут тотыгыз да юып төшерегез.
+++
Коры бит тиресен мамыкка манылган бәрәңге согы белән дымландырыгыз.
+++
Бәрәңге согы йөрәк өчен дә файдалы, ул холестерин күләмен киметә.
+++
Гастрит вакытында бәрәңге согын ун көн эчеп, ун көн тәнәфес ясарга кирәк. Иртән ашарга ярты сәгать кала, аны бер стакан эчәргә кирәк.
+++
Бәрәңге согы бавырны һәм үт куыгын агулы матдәләрдән чистарта.
+++
Аны еш эчкәндә, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеге дә яхшыра.
****
Бәрәңге суын көнгә 3 мәртәбә ашар алдыннан эчсәң — файдасы зур. Бәрәңге согы 10 минут эчендә бозыла. Аны сыгу белән эчәргә кирәк. 4-5 атна эчендә ул гастрит, колит авыруларын бетерә, ашказаны җәрәхәтен — 6-8 атна эчендә. Яшь бәрәңге согы аеруча файдалы. Тәмле булсын өчен аңа бал йә мүк җиләге согын кушалар.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: