Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
14 июль 2022, 11:29

Виноградлы салат

Бу салат үзе тәмле, үзе матур. Ясап карагыз әле.

Виноградлы салат
Виноградлы салат

Аны әзерләү өчен 1 ысланган тавык боты, 2 груша, 200 грамм каты сыр, 100 грамм вакланган әстерхан чикләвеге, майонез, сарымсак һәм бизәү өчен ике төстәге виноград кирәк.
Әзерләү: майонезга изелгән сарымсакны салып бутарга. Тавык ботын, груша һәм сырны кубиклап турарга һәм югарыдагы ысул белән бутарга. Килеп чыккан массаны тау сыман өяргә. Өстәлгә чыгарыр алдыннан виноградлар белән бизәргә.

Радим Гыйләҗев фотосы.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: