3 литрлы банкага җылымса су (кайнамаган булса да ярый), 1 стакан шикәр комы (баллы яратмасагыз бераз кимрәк),1 бал кашыгы коры чүпрә, 1 бал кашыгы лимон кислотасы, 1 бал кашыгы кофе һәм 25 данә йөзем җимеше салырга.
Куасны җайлап болгатырга һәм 4 сәгать бүлмә температурасында тотарга, аннары суыткычка куярга.
Өй шартларында ясалган куас сусауны яхшы баса.