Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
12 июль 2022, 23:21

Бәрәңге кортына каршы төнәтмә

Социаль челтәрләрдә бәрәңге кортына каршы көрәшнең бик җиңел ысулын тәкъдим иткәннәр.    

Агу, химия белән бәйле түгел, әмма корт килми имеш. 

Бер пачка коры горчицаны бер чиләк суга салып болгатабыз да, бер стакан (100 грамм) 9 процентлы уксус өстибез. Шул катнашманы бәрәңге сабаклары өстенә сиптерәбез.

Яңгыр яуса да, файдасы тиз бетми диләр. Катлаулы түгел, сынап карарга кирәк.

 

Автор:
Читайте нас: