Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
11 июль 2022, 17:27

Как - изеп, йока итеп җәеп киптерелгән җиләк-җимеш

Бакчада пешкән җиләкләрне кышка саклау турында уйлый башладык әле. Кайнаттык та, туңдырдык та, компотын да эшләдек...  Ә как эшләп карадыгызмы? Онытсагыз яки белмәсәгез, өйрәтәбез! Как коюның төрле ысуллары бар. 

Как коюның төрле ысуллары бар. Аны ,җиләк җимеш измәсенә бераз шикәр, бал, башка җимешләрнең согын кушып та әзерлиләр. Җимеш измәсен әзерләү өчен иң элек аны суда яхшылап юарга , төшле җимешләрнең төшен алып, тазартырга кирәк.

Какны ике төрле әзерләп була.
Беренчесе җиләкҗимешне блендер аша үткәреп, пешерми генә эшләнә. Икенче ысул буенча исә җимешне 40 минут чамасы кайнатырга кирәк. Кайнаткан вакытта бүленеп чыккан суын түгергә онытмагыз. Калганын шулай ук блендер белән изеп, киптерергә генә кала.
Җимешнең төшен алдан алырга мөмкин, пешергәннән соң иләк аша да үткәрергә була. Бу очракта кабыгы белән төше үзенән-үзе иләктә торып кала.

Какны киптерүнең дә бер ничә ысулы бар. Һәркем үзенә уңайлысын сайлап ала.

Ачыҡ һавада.
Бу борыннан килгән ысул. Какны майланган куна тактасына , подноска җәеп салып, кояш астына куеп киптерү. Эссе көндә тәүлек эчендә әзер булуы ихтимал. Гөмүмән, мондый тәбигый ысул белән киптерү өчен 2 – 4 көн вакыт китә.

Мичтә.
Моның өчен җиләк измәсен пергамент кәгазе җәелгән табага салып , 80 – 90 градуска кадәр җылытылган мичкә куярга . Как 5 – 6 сәгатьтән әзер була. Бу очракта мич эчендә һава алмашынып торсын өчен, аның ишеген бераз ачып кую шарт.

Махсус киптергечтә.
Җиләкҗимеш киптерү өчен заманча махсус киптергечләр – хужабикәләр өчен как әзерләүдә бик яхшы ярдәмче. Аның тәрилкәләренә шулай ук пергамент кәгазьне салып, как ябешмәсен өчен өстен әз генә майлап, җимеш измәсен җәеп салырга. Кибү вакыты аның калынлыгына бәйле. Гадәттә, 70 градуста 5 – 7 сәгатьтә әзер була. Какның әзерлеген бармакка ябешмәвенә карап белергә була.

Какны капкач ябылган пыяла банкада сакларга мөмкин. Озак саклау өчен махсус капларда туңдыргычка куялар.
Артык татлы да түгел, җимешнең бөтен витаминнары шул килеш саклана - шәп ризык ул как!

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: