Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
10 июль 2022, 22:00

Җир җиләгеннән компот

Быел җир җиләге шулкадәр эре һәм күп, иренми җый гына! Кайнатма ясадык инде. Компотын да ясап карыйк әле. Ул чыннан да тәмле һәм бик файдалы эчемлек.

Компот ясау өчен 3 литрлы банкаларны, капкачларын 15 минут стерильләштерергә. Банкага юып, суы саркытылган 2-3 стакан җиләк, 1 стакан шикәр комы, кайнап торган су салырга һәм капкачын ябарга кирәк. Банканы шикәре эресен өчен селкетеп алыгыз. Аннары әйләндереп, төреп куярга һәм бер тәүлек тотарга. Компотлар суынгач, салкын урынга урнаштырырга да була.
Кышын, мунчадан соң, бигрәк тә, җир җиләгеннән компот бик шәп булачак.

Автор:
Читайте нас: