Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
8 июль 2022, 13:22

Кәбестә күбәләгеннән ничек котылырга?

 Кәбестә күбәләге сезонга 200дән артык йомырка салырга мөмкин. Ул кискен исләрдән курка...

Кәбестә арасына әрем, гөлбадран ботаклары ташлый аласыз, шиңгән саен яңаларын салырга кирәк. Кәбестә янына тырнак гөл, бәрхет чәчәк, сельдерей үстерергә була.
Түтәл уртасына таяк кадап куярга, каен дегетенә манылган чүпрәк урарга була. Күбәләк дегет исен яратмый, бу тирәгә якын килмәячәк.
Тәмәке тузаны,агач көле һәм төелгән кызыл борыч катнашмасы сибәргә була. Бу катнашма кәбестәнең тагын бер зур дошманы — әвернәчәчәклеләр борчасын да куркыта. Яңгырдан соң яңартырга кирәк булачак.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: