Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
7 июль 2022, 10:32

Ә сез сарымсак укларын җыясызмы?

Сарымсак угыннан тәмләткечләр ясау ысуллары. 

Сарымсак укларын жыеп, юып 2 см озынлыкта итеп турарга. Су кайнап чыккач, чама белән тоз салып, шул суга сарымсак укларын салырга. 5 минут кайнаткач,  сөзеп алырга кирәк. Суынган сарымсак укларына корея тәмләткече (корейская приправа), сыек май салырга һәм стерильләштерелгән савытларга тутырып куярга .

Сарымсак укларын  (катыланганын көтмәскә) ваклап турап, суыткычка тыгарга. Кирәк вакытта ак майда бераз кыздырып, йомырка тәбәсе яки башка ризыкка кушып җибәрергә була.

Иттарткыч аркылы чыгарып, шуңа бераз укроп, петрушка, зәйтүн мае, тоз өстәргә. Стерильләштерелгән банкаларга тутырырга.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: