Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
4 июль 2022, 12:07

Сиңа бәхетле булу өчен ни җитми?

Бәхетле булуның 10 кагыйдәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.   

Япон зирәклеге бөтен дөньяны таң калдыра. Ул японнарның культурасында, тормыш фәлсәфәсендә, рухи дөньясында чагыла. Кеше үзенең эчке дөньясы, табигать һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән гармониядә яши. Япония культурасы кыенлыкларны җиңәргә, үзеңне бәхетле итеп тоярга, гади генә әйберләргә дә сөенә белергә өйрәтә. Япон зирәклегенң 10 кагыйдәсен сезгә дә тәкъдим итәбез. 

 

1. Бәхет гади генә әйберләрдән тора. Булдыра алганча барысын да эшләргә тырыш, калганын язмышка калдыр. 

(Юкса кешеләрдә күп нәрсәгә контроль юк, битарафлык көчле.) 

2. Яхшы сүз кышның озын өч аенда да җылытырга сәләтле

(Япон культурасы нигезендә әдәплелек ята. Ул хөрмәт төшенчәсе белән тәңгәл килә. Өлкәннәргә, укытучыларга, җитәкчеләргә, кунакларга, клиентларга хөрмәт...) 

3. Проблеманың чишелеше табылган икән, хафаланырга кирәкми; чишелеш табылмаса, борчылудан ни мәгънә

(Хәлне берничек тә үзгәртеп булмаса, ул битне ябып торып, алга китегез, игътибарны башкага юнәлтегез.) 

4. Узып барганны туктатырга азапланма һәм килә торганны куып җибәрмә

 

(Инде китәргә тиеш әйберләр була. Аны тутктатып калып булмый. Бу тормыш законы. Вакыт алга барганны аңларга, яңа шартларга җайлашырга кирәк.) 

5. Көлү тавышы яңгыраган өйгә уңыш килә

(Ишек ачып, яңа планнар, идеяләр, язмыш әзерләгән сюрпризлар кертү ул. Япониядә тырышып эшләгән кебек күңел ача белү дә мөһим. Караокены шунда уйлап тапканнар бит инде. Эштән соң стрессларны бетерер өчен бүгенгәчә иң популяр алым бу. Позитив булу Япониядә югары бәяләнә. Бу тормышта барысын да эшләп була дип ышанып яшәргә кирәк.)   

6. Һәркайда тәртип һәм гармония булсын

(Объектларны гармоник рәвештә урнаштырып һәм пространствоны дөрес оештырып, күңел тынычлыгына ирешеп була дип исәпли японнар.) 

7. Көнгә 1 генә минут булса да вакытыңны үзеңне камилләштерүгә багышла

(Японнар принцибы буенча, иң кыен тоелган бурычны да вак адымнар белән барып үтәп чыгып була.) 

8. Үзеңдә булганнардан максимум файдаланырга тырыш

(Кечкенә генә тоелган әйберләрдән максималь файда алырга бөтен дөньяны өйрәтә белә японнар.) 

9. Мохтаҗларны кайгырта бел

(Сүз уңаеннан, Япония песиләр өчен кафелар ачкан беренче ил.) 

10. Стресслардан арынып, әйбәт эмоцияләр алырга өйрән

(«Ханами» сүзе чәчәкләргә карап хозурлану мәгънәсен белдерә. Японнарда ул – сакурага карап соклану. Бүген Ханами – гаҗәеп фестиваль. Кешеләр чит илләрдән дә Япониягә сакра чәчәк атуын карарга килә. Ә чәчәк ату чоры бик кыска. Ул яшәү һәм үлемне искә төшерә. Яшәүнең кадерен белергә чакыра.) 

Эльмира Закирова.

Чыганак

 

Сиңа бәхетле булу өчен ни җитми?
Сиңа бәхетле булу өчен ни җитми?
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: