Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
4 июль 2022, 13:45

Хна белән дәваланыгыз

Европада, гарәп илләрендә үткәрелгән фәнни экспе­риментлар хнаның гипертония, атеросклероз белән авыручыларга уңай тәэсир иткәнен ачыкладылар.

Хна порошогын әз генә су белән болгатып, буын­нарга, төрле җәрәхәт, тире авыруларына буясаң, авы­руга булыша. Хна антисептик һәм анальгетик сый­фатларга да ия. Ә канны чистарту өчен һәм эчке әгъзаларны шифаландыру өчен 50 г вакланган хна порошогына 1 л кайнар су салына һәм кичтән иртәнгә чаклы калдырыла, иртән бал белән 1 ста­кан төнәтмә эчелә. Дәвалану курсы 10 көн дәвам итә. Хна шулай ук чәчне буяу, баш кавыгын, кычы­туын бетерү өчен, тире авыруларын дәвалау өчен бер дигән табигый, организмга тискәре йогынтылар­дан имин булган, буяу матдәсе һәм даруы булып тора.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: