Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
2 июль 2022, 11:52

Июль аенда көзге уңыш өчен нәрсә утыртырга була?

Кайбер яшелчә, яшел тәмләткечләр, кузаклы һәм күпьеллык культуралардан кабат уңыш җыеп алу июль аенда да утыртырга була.  

Укропны җәй буе 15-20 көн саен утыртырга була.
Өлгерү буенча рекордчы-кресс-салат. Яшеллек 2 атнадан соң барлыкка киләчәк. Салат листовой үсә бераз озаграк-бер айга якын.
Шпинатка да урын табарга онытмагыз.Орлыкларны суда берничә сәгать тотыгыз, ааанры орлыклары чәчегез һәм бер атнадан шытымнар көтегез. Ә тагын ике атнадан соң уңыш куллануга әзер булачак.
Рукколло да 5-6 көндә тиешелеп чыга.
Җәй урталарында утыртылган петрушка һәм суган-порей сөендерәчәк сезне яшел тәмләткечләр сезон азагында. Ә киләсе язда, башка культураларга караганда, үсешләрен дәвам итәчәкләр.
Редис та июль аенда (хәтта соңрак) 2 атна интервалы белән чәчәргә мөмкин. Көн кыскарак була, әмма туфракта азот җитәрлек булса, тамыразык сусыл һәм назлы үсәчәк.
Июль аенда чәчелгән һәм октябрьдә җыелган дайкон бик яхшы саклана һәм март аена кадәр яңасын югалтмый.
Июль аенда борчак, фасоль һәм бобы да шактый тиз өлгереп җитә. Өстәвенә, бу культуралар барысы да салкынга чыдамнар.
Җәй урталарында чәчелгән күпьеллык культуралар: щавель, ревень, суган, (лайзун, батун, шнитт һәм душистый) чәчәргә була.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: