Салат өчен кирәк: чөгендер, пекин кәбестәсе, ысланган тавык ите, корейча эшләнелгән кишер, яшел суган тәмендәге чипсы Лейс, гранат һәм майонез.
Салатны ясау: пешкән чөгендерне угычтан уырга. Пекин кәбестәсен, тавык итен турарга. Чипсыны вакларга. Бер савытка салып чөгендерне, кәбестәне, тавык итен, кишерне, чипсыны, гранатны салып майонез белән бутарга.