Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
26 июнь 2022, 10:39

Бака яфрагы

Бака яфрагыннан төнәтмә ясау ысулын белә идегезме?

Бака яфрагының төнәтмәсе файдалы. Аның өчен яфракларны җыеп, иттарткыч аркылы үткәрү яхшы. Бер бал кашыгы боламыкны бер бал кашыгы балга кушып эчәргә киңәш ителә. Ютәлдән файдалы, сулыш юлларын да киңәйтә. Бу яфракны җылы суда тотып, бәрелгән урыннарга ябу да булыша.

Бака яфрагының яраларны төзәтү, тән тиресе күзәнәкләренең яңаруын тизләтү үзлеге бар. Татар халкы аның бу үзлеген элек-электән белгән: яраларга бака яфрагын өзеп ябыштырсаң, ул тизрәк җөйләнә, үлекләп шешми.

Бака яфрагы төнәтмәсе үпкә кабарганнан, туберкулездан, ютәлдән, тын юллары ялкынсынуыннан шифалы.

Аның ашказаны чирләрен: гастритны, ашказаны һәм уникеиллеле эчәк җәрәхәте, энтерит, энтероколитны дәвалаганда кулланалар.
 
Чыганак
 
Автор:
Читайте нас: