Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
25 июнь 2022, 21:15

Канлы үләннең бакчачыларга нинди файдасы бар?

Канлы үлән (чистотел) – бакчачыларга файдалы үсемлек. Ул чүп үләннәреннән, корткычлардан саклый, туфракны яхшырта. Канлы үләннән төнәтмә ясау ысулын сайтта карый аласыз. 

Вакланган канлы үләннән төнәтмә ясап, үсемлекләрнең иммунитетын күтәреп, корткычлардан котылып була. Моның өчен 5 литр салкын суга ике куак канлы үлән һәм 1 аш кашыгы махсус юына торган сыеклык ( шампунь, сыек сабын һ.б.) салып, 5 сәгать төнәтәләр. Аннары, төнәтмәне сөзеп, бакчадагы үсемлекләргә сибәләр.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: