Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
21 июнь 2022, 12:07

Кыярда ончыл чык булмасын дисәң...

 Кыяр өчен иң куркыныч чирләрнең берсе — ончыл чык (мучнистая роса).

Кыяр бик нәзберек культура. Кайчак уңыш бирә генә башлый, чиргә бирешә. Кыяр өчен иң куркыныч чирләрнең берсе — ончыл чык (мучнистая роса). Кыярга мочевина эремәсе (10 л суга 1 аш кашыгы) сиптерүнең файдасы тия.Тамырдан тыш тукландыру үсемлекне ныгыта. Чир билгеләрен күрү белән зарарланган яфракларны өзәргә кирәк, чир астан өскә таба күтәрелә.
Беренче ысул: 10 л суга 1 л сөт, 5-10 тамчы йод кушып өстән сиптерергә.
Икенче ысул: 4 л җылы суга 1 аш кашыгы чәй содасы өстәргә. Бер атнадан кабатларга кирәк.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: