Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
18 июнь 2022, 19:02

Кәбестә кортламасын өчен нәрсә сибәргә кирәк?

Кәбестә нык булып үссен өчен, түбәндәге катнашманы сибегез.  

3 литр суга даруханәдә сатыла торган бер шешә валерьян даруы һәм 1 аш кашыгы сыек сабын салып болгатыгыз. Корткычлар ияләшкән кәбестәгә шуны сибәргә кирәк. Кышка саклау өчен үстергән кәбестәне җыеп алырга бер ай кала, аны нашатырь спирты белән эшкәртегез. 5 литр суга 40 мл (бер шешә) нашатырь спирты белән 1-2 аш кашыгы сыек сабын салып сибегез.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: