Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
6 июнь 2022, 13:56

Карлыганнарның яфраклары кызарып кабарса нәрсә эшләргә?

Бу нинди авыру икән?

Бу авыру түгел, сезнең карлыганны гөбләләр зарарлый. Яфракларның аскы ягын җентекләп тикшерегез, анда үтә-күренмәле, яшькелт 0,5-1 мм гына зурлыктагы карлыган гөбләләрен күрерсез. Чия, баланда гөблә кара төстә була, шуңа яхшырак күренә. Яфрак гөбләсе яфракның аскы ягына җыела һәм согын суыра. Корткычлар зарарлаган яфраклар кабара, кытыршылана, кызгылт яки саргылт-кызыл төскә керә. Гөбләләр бик тиз үрчи, җәйнең беренче яртысына кадәр үк 5-6 буын чыгарып өлгерә. Гөблә личинкалары язын бүрткән бөреләрдән чыга һәм яшь яфраклар, яшел сабакларны зарарлый. Сабак кәкерәя, яфраклар бөтерелә.
Гөбләгә каршы тузганак, меңяфрак, ат кузгалагы, бәрхет чәчәк, бәрәңге яки томат сабагы төнәтмәләре нәтиҗәле. Эшкәртүне корткычларның беренче билгеләре сизү белән башларга кирәк. Төнәтмәне җилсез кичне гөбләле урыннар яхшы юешләнерлек итеп сибәләр. Төнгә куакка полиэтилен пленка каплап калдырсагыз тагын да яхшырак. Зарурлык булса, бу төнәтмәләр белән 7-15 көн аралык белән җәйгә 3-4 тапкыр эшкәртергә кирәк. Төнәтмәләрне чәчәк атканда сиптерергә ярамый, соңгы эшкәртү уңышны җыярга кимендә 5 көн кала уздырылырга тиеш.
Вакытында чарасын күрмәсәгез һәм гөбләләр нык үрчеп өлгерсә, куакларны агулы химикатлар белән эшкәртергә туры килә. Гөбләгә каршы “Искра”, “Конфидор”, “Инта-Вир”, “Децис”, “Карбофос” һәм башка препаратлар ярдәм итә. Химик эшкәртүләрне уңышны җыярга 20-25 көн кала туктатырга кирәк.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: