Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
28 Май 2022, 20:06

Бакчадагы тузганактан ничек котылырга?

Май ахырында ук  тузганак (одуванчик) бакчаларны тоташ келәмдәй каплап ала. Карап торышка матур чәчәк булса да, бакчачылар аны печән чәчкән җиреннән, бакчасыннан бетерергә тели.  

Тузганак башка культура үсемлекләргә үсәргә ирек бирми. Аның аркасында яшелчәләр акрын үсә, чөнки ул аларга кирәк булган файдалы матдаләр белән туклана. Шуның өчен әлеге үләнгә аерым игътибар бирергә, тиз арада котылу чаралары уздырырга кирәк. 

Тузганаклар белән көрәш көзен ук башлана. Иң беренче чиратта, җирне эшкәрткәндә тузганакларның тамырын казып алыгыз. Яз көне тузганакларда фотосинтез процессы башланганчы, беренче яфракларны йолкып алу файдага булачак. Үсемлекнең яфракларын теләсә кая ташламагыз, чөнки орлыклары шытып янәдән үсеп чыгуы бар. 

Тузганактан котулы өчен халык чаралары да ярдәмгә килә. Моның өчен уксус һәм тоз кушып ашлама әзерләргә һәм сибәргә кирәк. Ләкин бик сак эш итәргә, янәшәдә үсеп утырган башка культура үсемлекләргә зыян китермәскә тырышыгыз.

Берничә тапкыр “Снайпер”, “Лентор”, “Кеплекс” кебек химик препаратлар белән эшкәртә аласыз. Алар ярдәмендә 3-4 көннән соң тузганаклар корып юкка чыгачак.

 

Автор:
Читайте нас: