Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
26 Май 2022, 21:10

Саргая башлаган челтәрне ничек агартырга?

Кайбер хуҗабикәләр тәрәзә челтәрен ел фасылы үзгәргән саен алмаштыра. Чыннан да, бу өйгә башка ямь бирә, өйнең эчен үзгәртеп җибәрә. Әмма ак пәрдәләр вакыт үткән саен саргая башлый. Әгәр шундый хәлгә тарыдыгыз икән, аларны ташларга ашыкмагыз. Саргайган челтәрне агартырга мөмкин.  

Кайбер хуҗабикәләр тәрәзә челтәрен ел фасылы үзгәргән саен алмаштыра. Чыннан да, бу өйгә башка ямь бирә, өйнең эчен үзгәртеп җибәрә. Әмма ак пәрдәләр вакыт үткән саен саргая башлый. Әгәр шундый хәлгә тарыдыгыз икән, аларны ташларга ашыкмагыз. Саргайган челтәрне агартырга мөмкин. Моның өчен тоз һәм яшел су (зеленка) гына кирәк. Челтәрне кичтән җылы суга җебетергә салырга, иртән кер порошогы белән юарга кирәк.

Аннары 0,5 литр җылы суга 3 аш кашыгы исәбеннән эре тоз кушарга һәм челтәрне тозлы суга салып, кимендә 3-4 сәгать тотарга. Челтәрне алырга, тозлы суга 1-2 тамчы яшел су (зеленка) өстәргә. Челтәрне әйләндергәләп, яшькелт суда чайкарга.

Тоз аны ныгыта, катыландыра, яшел су агарта. Челтәр яңарып китәчәк.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: