Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
23 Май 2022, 15:40

Кычыткан һәм яшел ризык үтә файдалы

Кычыткан бик файдалы үлән. Ул калий, кальций, магний, тимер ише макроэлементларга бай. Кычыткандагы кебек С витамины хәтта лимонда да юк. Шуларга өстәп, В һәм К төркеме витаминнары, кырмыска кислотасы (нәкъ шушы кислотасы белән «чага» да инде ул)... Кычыткан кандагы гемоглобинны һәм эритроцитларны арттыра, шикәрне, холестеринны киметә. Шундый ризык тәмле.

Кычыткан һәм яшел  ризык үтә файдалы
Кычыткан һәм яшел ризык үтә файдалы

Сюрпризлы елгыр

Кычыткан, кыяклы суган, сарымсак тырнакларын ваклап турыйбыз. Эремчекне чәнечке белән изеп, үләннәрне кушабыз, тоз сибәбез һәм яхшылап болгатабыз. Суда йомшак итеп камыр басабыз. Шуны юка гына зур җәем итеп җәябез дә, стакан белән түгәрәкләр­гә кисәбез. Һәр түгәрәк уртасына кычытканлы эремчекне салып, чит-читләрен чеметеп ябыштырабыз. Елгырларны кайнап торган тозлы суда 5-7 минут чамасы пешереп, сөзеп алабыз. Табынга каймак белән бирелә.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: