Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
23 Май 2022, 11:57

Чәй содасының бакчада файдасы зур

Чәй содасы чүп үләненнән коткара, кәбестәне корткычлардан саклый, помидорны тукландыра...      

— Чүп үләненнән коткара. Тирәсендә башка куфльтуралы үсемлекләр булмаса, чүп үләненең төбенә сода сибегез. Ишегалдына җәелгән плитка арасына бик тиз үлән үсә башлый. Монда да сода булыша. 1 л суга 4 аш кашыгы чәй содасы кушып, эремәне плитка җөйләренә сиптереп чыгарга. 4-5 атнадан тагын бер кабатларга.

— Кәбестәне корткычлардан саклый. Кәбестә кортын кисәтү өчен, тигез микъдарда чәй содасы һәм онны бергә кушарга. Катнашманы кәбестәгә һәм туфрагына сибәргә.

— Помидорны тукландыра. Сабакларына 0,5 %лы чәй содасы эремәсе (100 мл суга 1 чәй кашыгы) сиптергәндә, помидор баллырак була.
Гөбләне җиңә. Декоратив үсемлекләр чәчәк атканда, җиләк-җимеш өлгерә башлаганда, химикатлар сиптерергә ярамый. Бу вакытта үсемлекләрне гөблә басса, 0,5 л суга 12-15 г чәй содасы кушарга һәм сиптерергә була.

— Виноградка файдалы. Винограды өлгерә башлаганда, 5 %лы чәй содасы эремәсе сиптерәләр. Ул виноградны балландыра һәм соры черек чиреннән саклый.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: